news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында узган сайлауларда участокларга 80 проценттан артык сайлаучы килгән

Районда яшәүчеләр җирле депутат корпусларында һәм Түбән Кама район советында аларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк депутатларны сайлаган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында узган сайлауларда участокларга – 81,39, шул исәптән Кама Аланында 77,93 процент сайлаучы тавыш бирергә килгән. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тавыш бирү биш авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә узган.

Тавыш бирү үткәрелгән барлык җиде округта да районда яшәүчеләр җирле депутат корпусларында һәм Түбән Кама район советында аларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк депутатларны сайлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100