Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр
Быел районда 15500 тонна печән, 52930 тонна силос һәм 50560 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге белән берлектә азык әзерләү техникасын карады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Агросәнәгать предприятиеләре эшчәнлегендә терлек азыгы әзерләү өстенлекле юнәлеш булып кала. Кышлату өчен бер баш шартлы терлеккә уртача 30 центнер запас кирәк.
"Беренче этап – язгы кыр эшләре - уңышлы узды, хәзер икенче, мөһим этап – азыкны вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү. Безнең өчен, түбәнкамалылар өчен ит һәм сөт "барометр" булып тора. Бүген терлекчелек - төп туклану чыганагы, әмма терлек азыгыннан башка аның турында сүз дә була алмый, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мөнир Миңнуллин.
- Азык әзерләү өчен бездә бөтен шартлар да бар. Техника белән тәэмин ителеш яхшы: тракторлар, комбайннар, үзйөрешле машиналар, печән ташыгычларыбыз бар. Һава шартлары да печән һәм сенаж әзерләү өчен уңайлы".
Быел районда 15500 тонна печән, 52930 тонна силос һәм 50560 тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.
Район җирлегендә май аена мөгезле эре терлек саны 12 076 баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар - 5 174 баш. Түбән Кама авыл хуҗалыгы оешмалары дүрт айда 6 600 тонна ит җитештергәннәр. Сөт җитештерүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз