Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында тәмәке төпчеге зур мәйданда чүп-чар янгыны китереп чыгарган
Коры чирәм януы төшерелгән видеокадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Түбән Кама районының Борок авылында көндез тәмәке төпчеге ташлау сәбәпле, зур мәйданда чүп-чар яна башлаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Коры чирәм януы төшерелгән видеокадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.
Урынга “Каенлы” ирекле командасы һәм Сухарево аерым постыннан янгын сүндерүчеләр килгән.
Йортларга янгыннан куркыныч янамаган, чөнки ара утыз метрдан да ким булмаган. Моннан тыш, торак пункт кырыйлары янгынга каршы торырлык буразна итеп сөрелгән булган.
150 квадрат метр чамасы мәйдандагы янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр.
Янгын күзәтчелеге инспекторы авылда яшәүче кешенең чүплеккә тәмәке төпчеге ыргытуын ачыклаган. Аңа карата административ протокол төзелгән, ир-атка штраф салыначак. Әлеге очракта штраф суммасы икедән дүрт меңгә кадәр каралган.
Шундый ук хәл Түбән Кама районының Прости авылында да килеп чыккан. Анда да гаепле кеше ачыкланган һәм ул да штраф түлиячәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанда 11 майда чүп яндыруның 47 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз