news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында тәүге йорт куяннары үрчетү фермасы барлыкка килде

Түбән Кама районында тәүге йорт куяннары үрчетү фермасы барлыкка килде

(Түбән Кама, 5 март, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). “Бәхетле-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә караган фермаларның берсендә йорт куяннары үрчетү технологиясен үзләштерәләр. Биредә иң яхшылардан саналган “ак акселератлар” токымын үрчетүгә аеруча нык басым ясала. Моннан тыш, Түбән Кама районы терлекчеләре шиншилла, күбәләк, Калифорния салпы колагы, көмешсыман пәһлеван дигән токымнарны да китереп чыгара.

Сүз уңаеннан, әлеге җәнлекләрне өй шартларында үрчетү хакында искәртмәләр XI йөз башына барып тоташа. Борынгы терлекчеләр йорт куяннарын ак төлкеләр дип атый. Йорт куяннарының ите экстремаль һөнәр вәкилләре, мисал өчен, очучылар, су астында, зыянлы производствода эшләүчеләр һәм экология торышы начар булган урыннарда яшәүчеләр, шулай ук спортчылар өчен файдалы.

news_right_1
news_right_2
news_bot