news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында су астына ау оештырган балыкчы юкка чыккан

Балыкчыны эзләү эшләре алып барыла.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Түбән Кама районында Зәй елгасында махсус су асты киеме – гидрокәчтүм кигән ир-ат су астына чума һәм юкка чыга. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл турында хәбәр 112 коткару хезмәтенә 19 мартта килеп ирешә. Ачыкланганча, ике балыкчы бергә Зәй елгасында балык тоткан. Аларның берсе гидрокәчтүм кия һәм аквалангтан башка гына  су астына чума. 15 минут чамасы узгач аның су астында балык тоту коралы калкып чыга. Ә балыкчы үзе күренми.

Хәзерге вакытта эзләү эшләре алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot