news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында сайлаучылар өчен махсус автобус маршрутлары оештырылачак

Автобуслар тавыш бирүчеләрне участок сайлау комиссияләре урнашкан урыннарга илтәчәк.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген, Россия Президентын сайлау көнендә, Түбән Кама районында ерак авылларда яшәүчеләр өчен махсус автобус маршрутлары булдырылачак, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы сайтында.

Автобуслар тавыш бирүчеләрне участок сайлау комиссияләре урнашкан урыннарга илтәчәк.

Автобусларның хәрәкәт итү графигы Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе сайтының «Россия Президентын сайлау» бүлегендә («Сайлаучылар өчен актуаль мәгълүмат» бүлекчәсе) урнаштырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot