news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында Сабантуйлар башланды

Үткән ял көннәрендә берничә торак пунктта Сабантуй узды. Кама Аланы бистәсендә бәйрәм аеруча киң колач белән үткәрелде

(Түбән Кама, 8 июнь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында Сабантуйлар башланды. Узган ял көннәрендә сабан бәйрәмен берьюлы 7 торак пунктта билгеләп үттеләр.
Кама Аланы бситәсендә бәйрәм аеруча киң колач белән үткәрелде. Милли көрәштә җиңгән батырга тәкә тапшырдылар.
Спорт ярышларыннан тыш, Кама Аланында яшәүчеләр һәм бистә кунаклары өчен күп санлы мәйданчыклар, сәүдә рәтләре эшләде, шәһәр һәм районның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Түбән Камада Сабантуй 13 июнь көнне шәһәр мәйданында узачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot