Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында пыскып ятучы чүплекне иртәгә сүндереп бетерергә җыеналар
Чүплекнең 200 квадрат метрын сүндерәсе калган.
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама районында барлыкка килгән һәм хәзер пыскып янган чүплекнең 200 квадрат метрын сүндерәсе калган. Эшне иртәгә төшкә кадәр төгәлләргә җыеналар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Күрелгән чаралардан соң, Түбән Кама районында Прости авылы янындагы чүплек 200 квадрат метрда гына калды. Эшне сишәмбе, 23 октябрьдә төшкә кадәр төгәлләү планлаштырыла”, - дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

- “Татар-информ” 19 октябрьдә бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Түбән Кама районында үзлектән ясалган чүплек яну хәбәре алынуын хәбәр иткән иде.
Чүплекне туфрак белән күмү буенча төркем оештырылган. Янгынны сүндерүгә 55 кеше җәлеп ителгән, 27 техника, шулай ук Чаллы беспилотнигы кулланылган. Пыскып янган чүплекне бетерү өчен алты мең кубометр грунт китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз