news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында "Нива" машинасы АЗС колонкасын аударган

Заправка пистолетын бензин багыннан чыгармыйча гына китеп барган машинаны видеога төшереп алганнар.

Түбән Кама районында "Нива" машинасы АЗС колонкасын аударган
скриншот видео

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Түбән Кама районында "Нива" машинасы АЗС колонкасын тарттырып киткән. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.

Вакыйга кичә көндез Кама Аланындагы автозаправка станциясендә була.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, машина йөртүче автомобиленә бензин сала һәм бензин багыннан пистолетны чыгармыйча гына китеп бара. Нәтиҗәдә колонка ава һәм ватыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot