news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында милли мәдәниятләр фестивале узачак

Фестиваль Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Кама Аланында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Бердәм гаилә – Россия" милли мәдәниятләр фестивале узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм илебезнең төрле халыклары вәкилләрен җыячак. Милли мәдәниятнең күптөрлелеге "Россия энҗесе" костюмнар бәйгесендә, "Милли колорит" кулинария бәйгесендә һәм "Россия хәзинәләре" иҗади номерларында тәкъдим ителәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot