news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында кюветка төшкән машина йөртүчесе вафат булган

39 яшьлек “Лада” йөртүчесенең саклык каешы эләктерелмәгән булган.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районында юл кырыена очып төшкән машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

39 яшьлек 9нчы модельле “Лада” йөртүчесе тизлекне арттырган һәм юл кырыена төшеп киткән. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук үлгән. Машина йөртүчесе саклык каешын эләктермәгән булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot