news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама районында кырдан соңгы уңышны җыеп алдылар
Урып–җыю кампаниясенең ахыргы нәтиҗәләренә якын көннәрдә йомгак ясалачак
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 26 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында урып–җыю кампаниясе төгәлләнде. Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең әйдәп баручы белгечләре хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә аграрийлар 5 мең гектар мәйдан биләгән кукуруз уңышын җыюны тәмамлады.
Түбән Камада урып–җыю кампаниясенең ахыргы нәтиҗәләренә якын көннәрдә йомгак ясалачак, әмма инде хәзер үк, тулаем алганда, кыенлыкларга да карамастан, ул яхшы узды дип әйтергә мөмкин. “Безгә быел кыен булды, глобаль финанс кризисы эшне сыйфатлы итеп башкаруда барыбер үзен сиздерде. Шуңа да карамастан, без кыен хәлдән чыгу юлын таптык һәм быелгы ел өчен яхшы уңыш җыеп алдык”, – дип сөйләде бүген “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама районының баш агрономы Габделбәр Әхмәтшин. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хуҗалыкларда туфракны язга әзерләү эшләрен генә төгәллисе калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2