news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында кыр эшләренә нәтиҗә чыгарылды

Югары уңыш сере, кыр батырлары, терлек азыгы әзерләү турында – “Туган як”

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама районы кыр эшләренә нәтиҗә чыгарып, аграр тармактагы вазгыятькә күзәтү ясау мөмкинлеге биргән. Болар хакында районның “Туган як” газетасында язма урын алган.

Урып-җыю нәтиҗәләре

Быел 25878 мең гектар мәйданда үстерелгән бөртеклеләрдән Түбән Кама игенчеләре 70 мең тоннадан артык уңыш җыеп алды.

Тулаем район буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның уңышы гектардан уртача 27,1 центнер тәшкил итә. 831 гектар мәйданда кукуруз суктырылмаган әле. Уҗым культураларыннан, узган еллар белән чагыштырганда, шактый югары – гектарыннан 32,7 центнер – уңыш җыелды. «Союз-Агро» җәмгыяте - «Прикамский» хуҗалыгы һәм «Түбән Кама» агрофирмасы урып-җыюда югары күрсәткечләр белән шатландырды. «Бәхетле-Агро» һәм «Кармалы» агрофирмасы да алардан бик азга гына калыша.

Югары уңыш сере

Быел игеннәрдән югары уңыш алуга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында гына ирешелмәде. Язын, бөртекле культураларның репродуктив үзлеген яхшырту максатыннан, эре агрокомплекслар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 667 тонна элиталы орлык сатып алдылар. «Россельхозцентр» белгечләре чәчү алдыннан орлыкларга фитопатология тикшерүе уздырды. Шуның нәтиҗәсенә нигезләнеп, алга таба агу белән эшкәртү – зарарсызландыру өчен кирәкле чаралар билгеләнде. Чәчү вакытында тиешле норма да төгәл үтәлде – гектарга 5,5-6 миллион данә шытым бирүгә сәләтле орлык туры килде. Агротехник чараларны төгәл башкару, шул исәптән минераль ашламалар белән тукландыруның, корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәшне үз вакытында үткәрүнең дә уңай йогынтысы.

Кыр батырлары

Райондагы иң яхшы комбайнчыларның исемнәре билгеле. Урып-җыю кампаниясе барышында «Союз-Агро» җәмгыяте - «Прикамский» хуҗалыгыннан бертуган комбайнчылар Александр һәм Владимир Копаневлар алдынгы булды. Алар барлыгы 5770 тонна ашлык суктырды. «Бәхетле-Агро» җәмгыяте механизаторлары Илгиз Рәхимов һәм Илдус Мостафин, «Нефтехимагропром» җәмгыятеннән комбайнчы Зөлфәт Лотфуллин да шулай ук иң яхшы эшләүчеләр рәтендә.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Түбән Кама районы хуҗалыкларында һәр шартлы терлеккә 20 центнер азык берәмлеге исәбеннән тупас һәм сусыл азык әзерләнде.

Концентратларны һәм силоска чабылачак кукурузны (бу тагын 57,5 мең тонналап өстәмә дигән сүз) санап, күрсәткечне 35 центнер азык берәмлегенә җиткерү планлаштырыла. 5 сентябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 14,5 мең тоннадан артык печән, 52 мең тонна сенаж, 12,4 мең тонна салам әзерләгәннәр инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot