Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында кош кизүенә каршы вакциналаштыру дәвам итә
Түбән Кама районында кош кизүенә каршы вакциналаштыру дәвам итә
(Түбән Кама, 5 март, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Агымдагы елда Түбән Кама районының шәхси хуҗалыкларында яши торган унөч мең кош-кортка H5N1 вирусына каршы укол ясатылачак. Кош кизүенә каршы вакциналаштыруның беренче этабын март урталарында тәмамларга ниятләнә.
Районның баш ветеринар табибы Миңнулла Шакиров сүзләренчә, бүгенге көнгә мең ярымнан артык үрдәк, каз һәм тавык вакциналаштырылган. Прививка ясалган кошларның санын арттыруга салкыннар комачаулаган. Искәртеп узабыз, узган елда Түбән Камада кош кизүенә каршы утыз меңләп кош-корт вакциналаштырылган булган. H5N1 вирусы белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз