Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында көчле җил нәтиҗәләрен бетерәләр
Республикада дүшәмбе көнне дә көчле җил туктамаячак.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районының 45 торак пунктында яшәүчеләр көчле җил аркасында берничә сәгатькә утсыз калды. Хәзерге вакытта проблема хәл ителгән, дип хәбәр итә «НТР 24».
Түбән Кама администрациясендә әйтүләренчә, көчле җил нәтиҗәләре шәһәрдә дә, районның авыл җирлекләрендә дә тиз арада бетерелә. Мәсәлән, яңа микрорайоннарда агачлар ауган, шулай ук зур ботаклар өзелеп төшкән.
«Хәзерге вакытта электр уты барлык торак пунктларда бирелгән. Шулай ук авария вакытында электр уты бирү чыганаклары да җәлеп ителде», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Сафиуллин.
Давыл нәтиҗәләре башка муниципалитетларда да күзәтелде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллы шәһәрендә көчле тузан бураны булды.
Республикада дүшәмбе көнне дә көчле җил туктамаячак, диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз