Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында ит һәм сөт җитештерү күләмнәре арткан
Район терлекчеләре тәүлеккә уртача 78 тонна сөт савып, республикадагы 43 район арасында 16 нчы урынны били.
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама төбәгендә сентябрь уртасыннан мөгезле эре терлекләрне кышлату биналарына тулысынча күчереп бетерәчәкләр, дип хәбәр итә районның “Туган як” газетасы.
Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 18,8 мең, дуңгызлар 17 мең, сарыклар 2,6 мең баштан артык исәпләнә. Район терлекчеләре тәүлеккә уртача 78 тонна сөт савып, республикадагы 43 район арасында 16 нчы урынны били. 7 ай нәтиҗәләре буенча 1 сыердан уртача 3000 килограмм сөт савылган һәм бу узган елгыдан 64 килограммга артык.
Шул арада авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 12606 тонна ит җитештерелгән. Анысы узган ел күрсәткечләреннән 58 тоннага күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз