news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында исерек ир зур һәлакәт гаепчесе булган

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч автомобиль зыян күргән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт Түбән Кама – Чистай автоюлында килеп чыккан. 45 яшьлек исерек ир 14нче модель «Лада» машинасында каршы як полосага чыгып, 32 яшьлек ир-атның 14нче модель «Лада»сы белән бәрелешкән һәм шуннан соң 29 яшьлек ир-ат идарә итүче «БМВ» автомобиленә килеп кергән.

Нәтиҗәдә, һәлакәт китереп чыгарган гаепле машина йөртүче ачык баш җәрәхәте алган, баш мие селкенгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot