Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама районында җиңел машина йөртүче, алда баручы йөк машинасына бәрелеп, үлгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке биш сәгатьтә булган.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел машина йөртүче, алдан барган йөк машинасына бәрелеп, һәлак булган. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлеге хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке биш сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлында булган. «Тойота Лэнд Крузер» хуҗасы Казаннан Әлмәт шәһәренә юл тоткан.
Ир-ат алда баручы «КАМАЗ» белән үзе арасында куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм аңа бәрелгән. Йөк машинасында 38 яшьлек ир-ат барган.
Алынган җәрәхәтләр җитди булу сәбәпле, чит ил машинасын йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз