Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама районында Габдулла Тукайга багышланган сәнгатьле сөйләм бәйгесе игълан ителде
Бәйгедә җиңүчеләр Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Шигърият бәйрәмендә бүләкләнәчәк.
(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган сәнгатьле сөйләм бәйгесен игълан итте, дип хәбәр район хакимияте матбугат хезмәте.
“Тукай шигырьләрен яттан укы” дип исемләнгән районкүләм бәйге биш номинациядә үткәрелә: 5-7 яшьлекләр, 1-4 сыйныфларда, 5-8 сыйныфларда, 9-11 сыйныфларда укучылар һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләрнең чыгышлары аерым бәяләнәчәк.
Бәйгенең беренче этабы балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары уку йортларында узачак. Икенче этап 19-22 мартта шәһәрнең “Апуш” Үзәк балалар китапханәсендә, “Ковер” Яшьләр инициативалары үзәгендә һәм Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә оештырылачак. 26 мартта, өченче – финал этапта Г.Тукай китапханәсендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 апрельдә шәһәрнең Габдулла Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәмендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз