news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында өч машина бәрелешеп, дүрт ир-ат имгәнгән

Ильинка авылы янында «Хендэ» йөк машинасы, «Дэу» һәм «Лада» җиңел автомобильләре бәрелешкән.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында өч машина катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт ир-ат зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ильинка авылы янында җитди юл һәлакәте булуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә көндез килгән.

Юлны берьюлы өч автомобиль («Хендэ Портер», «Дэу» һәм «Лада») бүлешә алмаган.

Авариядә Корея автомобиле барыннан да күбрәк зыян күргән. Ул чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән: юл һәлакәтендә аның бамперы, фаралары, капоты, алгы тәрәзәсе ватылган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган дүрт ир-атны («Дэу» шоферы һәм пассажирлары) Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Чакыру буенча килгән 43нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, машиналарга ут капмасын өчен, өч автомобильнең дә аккумуляторларын өзгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100