news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында бер ханым пычак белән кызын җәрәхәтләгән

ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре узган тәүлектә 26 җинаятьне ачкан

 (Казан, 4 май, “Татар-информ”). ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре узган тәүлектә 26 җинаятьне ачкан. Шуларның берсе үтерү, икесе сәламәтлеккә авыр зыян салу, өчесе талау, бишесе урлау, дүртесе автомобильләрне урлап китү, икесе наркотик матдәләр алу белән бәйле, дип хәбәр итәләр министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
Кичә Апас районында 1979 елгы ир-ат бергә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, бәхәс чыккач 1984 елгы ир-атның күкрәгенә һәм 1989 елгы егетнең аркасына пычак кадый. Зыян күрүчеләрнең беренчесе тирән яралардан шунда ук үлә, икенчесе район үзәк хастаханәсенә озатыла.
Ә Түбән Кама районында сәгать кичке бишләр тирәсендә бер ханым көчле бәхәстән соң 1982 елгы кызының күрәгенә пычак кадый. Кыз район үзәк хастаханәсенә озатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot