news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында бакча йортында янгында 58 яшьлек ир-ат үлгән

Кечерәк кирпеч йорт һәм янәшәдә торган машина янып беткән.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама районында “Төзүче” бакчачылык ширкәтендәге йортта чыккан янгында 58 яшьлек ир-ат үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

21 октябрьдә “Төзүче” бакчачылык ширкәтендәге кечерәк йортта янгын чыгу хәбәре бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына 4 сәгать 56 минутта килгән.

Урынга 62нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килгән. Янгын сүндерүчеләр ут ялмап алган йортны һәм янәшәдәге “Хендэ” автомобилен күреп алган. Йорт түбәсе янгыннан тулаем җимерелеп төшкән.

Унбиш минуттан утны сүндергәннәр. Янган йортта зыян килгән конструкцияләрне актарганда, бүлмәдәге диванда тәне нык пешкән ир-ат мәете табылган.

Фаразлар буенча, янгында әлеге йортның 58 яшьлек хуҗасы һәлак булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot