news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында бәрәңге алу төгәлләнде

Икенче икмәкне алу барлык авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында да төгәлләнде. Авыл хезмәтчәннәре гектарыннан уртача 204 центнер бәрәңге җыеп алды

(Түбән Кама, 28 сентябрь, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районы аграрийлары бәрәңге алуны тулысынча төгәлләүләре хакында хисап тотты.
Быел икенче икмәк 530 гектар мәйданда җыеп алынды. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 204 центнер тәшкил итә. “Бәхетле–Агро” предприятиесе лидерлар рәтендә бара, бу хуҗалыкта гектарыннан 266 центнер бәрәңге җыеп алдылар.
Хәзер Түбән Кама районы аграрийлары барлык көчләрен кукурузны урып–җыюга юнәлдерде. “Безгә эш темпларын көчәйтергә кирәк, юкса явым–төшемнәр комачаулаячак”, – дип белдерде бүген “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә Түбән Кама муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе баш агрономы Габделбәр Әхмәтшин.
Районда кукурузны урып–җыю кайчан төгәлләнәчәге әлегә билгеле түгел, белгечләрнең мәгълүматларына караганда, ул иң кыска вакыт эчендә башкарылачак.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100