news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында бүген тагын бер яңа ФАП ачыла

Свердловец бистәсендәге ФАП 301 кешегә, шул исәптән – 38 бала һәм 263 олы кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Түбән Кама районы Кармалы авыл җирлеге Свердловец бистәсендә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачыла. Тантанада Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшинның катнашуы көтелә.

ФАП “Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү буенча программалар” нигезендә төзелгән. Бу – 2017 елның сентябренә республикада инде унынчы ФАП, дигән сүз.

2012-2017 елларда Түбән Кама районында 16 торак пунктта фельдшер-акушерлык пунктлары капиталь төзекләндерелгән, Балчыклы, Түбән Уратма, Каенлы, Түбә, Иске Чишмә, Сухарево, Поповка, Смыловка, Тетвель торак пунктларында 9 яңа ФАП төзелгән.

Свердловец бистәсендәге ФАП 301 кешегә, шул исәптән – 38 бала, 263 олы кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Яңа ФАП төзелешенә республика бюджетыннан 2 миллион 740 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Соңгы 6 ел эчендә Татарстанның төрле районнарында 395 модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелгән. 2017 елда тагын 15не төзергә ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot