news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында 5 июльдән Зәй – Сухрау автомобиль юлы хәрәкәт өчен вакытлыча ябыла

Транспорт хәрәкәте өчен чикләүләр юлның төзекләндерелүе сәбәпле кертелә.

(Казан, 28 июнь , "Татар-информ"). Татарстанның Түбән Кама районында 5 июльдән Зәй – Сухрау автомобиль юлы хәрәкәт өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама муниципаль районында 5 июльдән 15 августка кадәр Зәй – Сухрау автомобиль юлының бер өлеше (28,6-32,6 чакрым аралыгы) хәрәкәт өчен вакытлыча ябыла. Бу вакытта төзекләндерү эшләре алып бару ниятләнә.

Машина йөртүчеләргә әйләнеп узу өчен төбәк дәрәҗәсендәге Сухрау авылына бару һәм Чистай – Түбән Кама автомобиль юллары тәкъдим ителә. Әйләнеч юллар схемасы һәм юл билгеләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрдән үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюлары сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot