Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән
Фаҗига узган төндә "Индустрия" бакчачылык ширкәте янындагы күл буенда була.
(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Түбән Кама шәһәре янында күлдә балык тотканда 16 яшьлек яшүсмер батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
"Кичә 23.30 сәгатьтә "Индустрия" бакчачылык ширкәте янындагы күл буенда 16 яшьлек бала мәете табылды. Аны хокук саклаучылар тапты һәм туганнарына тапшырды", - дип сөйләделәр министрлыкта.
Яшүсмернең балыкка дип китеп баруы һәм әйләнеп кайтмавы билгеле. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз