news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районына студентлар десанты төште

Түбән Кама яшүсмерләре туристлык слетында катнаша. Палаткалардан торган лагерьга 200гә якын кеше килде

(Түбән Кама, 16 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында мәктәп укучылары һәм студентларның туристлык-туган якны өйрәнү слеты башлана. Бу ял көннәрендә 200гә якын мәктәп укучысы һәм студент пневматик мылтыктан атуда ярышачак, противогазлар киеп йөгерәчәк, жюри әгъзалары игътибарына җәяүле туристлык техникасын күрсәтәчәк.
Слетта катнашучыларны шулай ук мавыктыргыч конкурслар да көтә, аларның барышында иң яхшы җырчылар, туган якны өйрәнүчеләр һәм спортчыларны ачыклаячаклар. “Туристлар”ның тормышы кыр шартларына мөмкин кадәр якынайтылган, алар ике көн буе палаткаларда яшәячәк, учакта үзләре әзерләгән ризыклар белән тукланачак.
Туристлык слетын Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр туристлык станциясе Түбән Кама муниципаль районының Хәрби комиссариаты һәм яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе ярдәме белән оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot