Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районына республиканың утыз районыннан фермерлар җыелды
Күргәзмә участокларда авыл хуҗалыгы культураларының алтмыштан артык сорты тәкъдим ителде.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның утыз районыннан фермерлар Владимир Аппаковның атаклы «Якташлар» хуҗалыгында булды. Семинарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары Ленар Гарипов ачты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Күргәзмә участокларда авыл хуҗалыгы культураларының алтмыштан артык сорты тәкъдим ителде, шул исәптән көзге бодайның 10 сорты, рапсның 19 сорты, кукуруз гибридларының 20 гә якын сорты, көнбагышның 20 сорты. Семинарда катнашучылар төрле ашламаларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын куллануны да тикшерде.
Аграрийларга үз продукцияләрен «Сorteva», «Агрохимические технологии», «Brevant», «Изагри», «Saatbau» үз илебез һәм Европа фирмалары тәкъдим итте. Ә «Horsch» алман компаниясе белгечләре үзләренең авыл хуҗалыгы техникасын күрсәтте.
«Семинарда катнашучылар демонстрацион чәчүлекләрне өйрәнделәр һәм үстерү сортларына һәм технологияләренә югары бәя бирде. Киләчәктә фермерлар күргәннәрне үз хуҗалыкларында кертәчәк», — дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Мәүләвиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз