Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районы Үзәк хастаханәсенә яңа томограф кайтарылачак
Түбән Кама үзәк хастаханәсенә "Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проектының Мәскәү вәкиле И Сун Чер килде.
(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). "Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" федераль проекты кысаларында агымдагы елда Түбән Кама үзәк хастаханәсенә яңа компьютер томографы кайтарту планлаштырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама үзәк хастаханәсенә "Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проектының Мәскәү вәкиле И Сун Чер, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова һәм башка белгечләр килеп китте.
Кунаклар медицина реабилитациясе бүлеген, пациентлар хәлен динамик күзәтү һәм кардиология кабинетларын карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз