news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районы игенчеләре рапс һәм көзге арыш суктыра

Түбән Кама районы игенчеләре рапс һәм көзге арыш суктыра

(Түбән Кама, 26 июль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында урып-җыю кампаниясе көннән-көн киңрәк колач ала. Хәзерге вакытта басуларда рапс культурасының ике төрен суктыралар.

“Бәхетле-Агро” һәм “Химокам-Агро” кебек алдынгы хуҗалыкларда көзге арышны урып-җыюга керештеләр. Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең башлангыч исәпләүләренә караганда, районда үстерелгән икмәкне җыеп алу 30 эш көнендә тулысынча төгәлләнергә тиеш.

Авыл хезмәтчәннәре инде иртәгә үк урып-җыю кампаниясенә башлангыч нәтиҗәләр ясарга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot