news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр

«Волга-агрегат» саву аппаратларын муниципаль программа кысаларында Түбән Кама бюджеты хисабына сатып алганнар.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама районында биш һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыкларга 777 мең сумлык 37 саву аппараты тапшырганнар. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Волга-агрегат» саву аппаратларын муниципаль программа кысаларында Түбән Кама бюджеты хисабына сатып алганнар.

Чара Сухрау авылында узган. Биш һәм аннан артыграк савым сыеры асраучы 37 шәхси хуҗалыкка һәркайсы 21 мең сум торган яңа аппаратлар тапшырылган.

Белгечләр Самарада җитештерелгән яңа аппаратның ничек эшләвен күрсәткән һәм гарантиясе бер ел булуын билгеләп үткән. Соңыннан авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тарафыннан әзерләнгән концерт программасы һәм театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100