news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама прокуроры эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирәчәк

Очрашу "Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә прокурор күзәтчелеге" темасына багышланачак.

(Түбән Кама, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). 30 гыйнварда Түбән Камада эшмәкәрләр өчен быел беренче тапкыр "Эшлекле төшке аш" узачак.  Бизнесменнар рәсми булмаган шартларда Түбән Кама прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Ольга Куповага сораулар бирә алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашу "Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә прокурор күзәтчелеге" темасына багышланачак. Очрашу җанлы аралашуны, актуаль темалар буенча фикер алышуны күздә тота. Кагыйдә буларак, мондый әңгәмәләр һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә – барлык яклар бер-берсе белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге ала.

"Эшлекле төшке аш" шәһәрнең "Арба" ресторанында 12.00 сәгатьтә башлана. Алдан теркәлү 8 800-700-23-24 (өст. 103) телефоны яисә biz.mfz@tatar.ru электрон адресы буенча алып барыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot