Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама прокуроры эшмәкәрләр белән очрашты
Очрашу кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә прокурор күзәтчелеге темасына багышланган иде.
(Түбән Кама, 3 февраль, "Татар-информ"). "Арба" ресторанында бу елда әле беренче тапкыр "Эшлекле төшке аш" проекты кысаларында хакимият вәкилләре һәм эшкуарлар очрашуы узды. Эшмәкәрләр турыдан-туры Түбән Кама прокуроры Ольга Купова һәм аның ярдәмчесе Ришат Садыйков белән аралаша алдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Очрашу кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә прокурор күзәтчелеге темасына багышланган иде. Очрашуда күзәтчелек органнары тарафыннан эшмәкәрлек өлкәсендәге тикшерүләрнең ни дәрәҗәдә дөрес һәм законлы рәвештә үткәрелүе турында сүз барды. Эшмәкәрлектә законсыз эшчәнлек, финанс пирамидалары һәм кибергамәлләр турында да сөйләштеләр.
Нәтиҗә ясап, Ольга Купова барлык катнашучыларны прокуратурага кабул итүгә чакырды (айның һәр беренче сишәмбесе 8.00 - 17:00 сәгатьләрдә). Ә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары мәсьәләләре буенча эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәгенә (Мәктәп бульвары, 2а, 3нче кат, 5нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз