news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама прокуратурасына хатын-кыз прокурор җитәкчелек итәчәк

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Ольга Купованы шәһәр прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Ольга Купова Түбән Кама прокуроры итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Бүген ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Ольга Купованы шәһәр прокуратурасы коллективына тәкъдим итте», - диде Руслан Галиев.

Ольга Купова Кабарда-Балкария Республикасында туган, Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Үзенең хезмәт юлын 1995 елда Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлаган. 1999-2002 елларда Түбән Кама прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшләгән, шуннан соң 15 ел дәвамында прокурор урынбасары вазифасын биләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100