news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләр экология акциясендә катнашкан

Балаларда чүп барлыкка килү чыганаклары һәм экологик проблема турында күзаллау булдырылган.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Планетаны чүп-чардан чистартыйк" акциясендә катнашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Акция барышында приютта тәрбияләнүчеләрне укытучылары Белова Венера көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм утильләштерү системасы принциплары белән таныштырган. Аннары балалар ташландык материаллардан уенчыклар ясаганнар.

Балаларда чүп барлыкка килү чыганаклары һәм экологик проблема турында күзаллау булдырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot