Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама приютында балаларны әдәп кагыйдәләренә өйрәтәләр
Шушы көннәрдә нәниләр «Безгә кунаклар килде» дигән сюжетлы-рольле уен уйнадылар һәм өстәл әзерләргә өйрәнделәр.
(Казан, 1 сентбрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрне көндәлек тормышта үзара аралашуга өйрәтүгә нык игътибар бирелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кече яшьтәге балаларның уен формасында белем алуы беркемгә дә сер түгел. Ә этикет кагыйдәләрен өйрәнергә балаларга сюжетлы уеннар мөмкинлек бирә. Мондый дәресләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик ярата. Шушы көннәрдә нәниләр «Безгә кунаклар килде» дигән сюжетлы-рольле уен уйнадылар һәм өстәл әзерләргә өйрәнделәр.
«Әлеге уен балаларда пөхтәлек, чисталык, кунак белән аралашу һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыра, сөйкемлелек, кайгыртучанлык тәрбияли», – ди тәрбияче Марина Николаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз