news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама приютында ата-аналар һәм балалар өчен махсус тренинг үтте

Дәрестә ата-аналар балалар белән дөрес аралашу, аларга булышу серләрен өйрәнде.

(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың “Балкыш” социаль приюты карамагандагы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Бала белән аралашу. Ничек?” тренингы үткәрелде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәрестә ата-аналар балалар белән дөрес аралашу, аларга булышу серләрен өйрәнде.

Тренингка йомгак ясап, педагог-психолог В.Шәрифуллина барлык катнашучылар да биремне үтәде һәм бер-берсен яхшырак аңлый башлады, дип нәтиҗә ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot