Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама полициясе җитәкчесе ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды
Айнур Камалов Татарстанда хокук тәртибен тәэмин итүдә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде
(Түбән Кама, 17 июль, «Татар-информ», Марат Сәлимов). Россия ЭЭМ ның Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсе полициясе җитәкчесе урынбасары Айнур Камалов ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек булды, ди хәбәр итә Түбән Кама полициясе матбугат хезмәте.
Айнур Камалов 2014 елның беренче ярты елы оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча башкарылган эш өчен бүләкләнде.
Түбән Кама полиция хезмәткәренә бүләкне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. Моннан тыш, ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышында республикада хокук тәртибен тәэмин итүдә зур өлеш керткән башка хезмәткәрләрне дә билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз