Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама пиццериясе шәһәрнең тернәкләндерү үзәкләренә хәйрия ярдәме күрсәтә
Түбән Кама пиццериясе шәһәрнең тернәкләндерү үзәкләренә хәйрия ярдәме күрсәтә
(Түбән Кама, 18 апрель, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Һәр җомгада 18 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Түбән Каманың “Хатэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә караган «FAD-пицца» кафесында хәйрия сәгатьләре уза. Кафе хуҗалары әлеге вакыт дәвамында сатудан кергән барлык акчаны шәһәрдәге тернәкләндерү үзәкләренең шәхси счетларына күчерә.
Моннан тыш, «FAD-пицца» кафесы айга бер мәртәбә Түбән Камадагы танылган кешеләрне үзенә кунакка чакыра. Алар мөстәкыйль рәвештә Италия ашлары әзерлиләр. Әлеге ризыклар шунда ук хәйрия аукционында сатыла. Беренче акция вакытында өч пицца 4500 сумга сатылды. Аларны сатудан кергән акчалар “Өмет” тернәкләндерү үзәге ихтыяҗларына тотылды. «FAD-пицца» кафесы алдагы хәйрия сатуларын 18 майда оештырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз