news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама пенсионерлары республика спартакиадасында бронза медаль яулаган

"Шәһәр» категориясендә Түбән Камадан Әлмәт һәм Казан гына көчлерәк булып чыккан.

Түбән Кама пенсионерлары республика спартакиадасында бронза медаль яулаган
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Түбән Кама җыелма командасы республика пенсионерлар спартакиадасыннан бронза медаль һәм кубок алып кайткан. Команда составында - ун пенсионер, араларында 70 яшьтән узганнары да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, дартс, катнаш эстафета, йөзү буенча ярышлар үткәрелгән. Эстафетада түбәнкамалылар икенче урын алган, ә менә Владимир Тарасов йөгерү буенча  шәхси зачетта алтын медаль яулаган. Нәтиҗәләрнең гомуми суммасы Түбән Кама җыелма командасына пьедесталның өченче баскычына менәргә мөмкинлек биргән.

Ярышларда барлыгы 45 команда - якынча 500 пенсионер катнашкан. "Шәһәр» категориясендә Түбән Камадан Әлмәт һәм Казан гына көчлерәк булып чыккан. Дүртенче урында – Чаллы, бишенче урында - Азнакай.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot