news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама оешмалары «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды

Предприятие хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан шул санда яшь наратлар утыртты.

Түбән Кама оешмалары «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ җитәкчеләре, профсоюз һәм яшьләр активы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды.

Предприятие хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан шул санда яшь наратлар утыртты. Алар Сүбәләк трассасы буендагы нарат агачлары аллеясен дәвам иттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерик, аллеягә узган елның 8 маенда нигез салынган иде. Бу көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 төп нарат утыртылды. Аларны ел дәвамында карап тордылар һәм барлык агачлар да әйбәт кенә үсеп китте. «Хәтер бакчасы» акциясе быел да дәвам итте.

Агачлар утыртуда генераль директор Айрат Сафин җитәкчелегендә компаниянең барлык директорлар корпусы катнашты. Компания җитәкчесе коллективның шәһәрне яшелләндерү буенча матур традицияне дәвам итүен, агачлар утыртуны Бөек бәйрәм — Җиңү көненә багышлавын билгеләп үтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100