news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Түбән Кама Нефтехим”ның инвестиция программасы 2014 елга кадәр 22 млрд. сум тәшкил итәчәк
ТР Президенты фикеренчә, предприятие программаны гамәлгә ашыру өчен тиешле акчалар җәлеп итәргә һәм үз йөкләмәләрен үтәргә сәләтле
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 15 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең инвестиция программасы 2014 елга кадәр 22 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бүген компания генераль директоры Владимир Бусыгин акционерларның еллык җыелышыннан соң узган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга март аенда республика Куркынычсызлык советының 2014 елга кадәр исәпләнгән нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын хуплавы хакында хәбәр итте. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программа “Түбән Кама Нефтехим”, “Казаноргсинтез”, “ТАИФ-НК” предприятиеләрен модернизацияләү һәм “ТАНЕКО” комплексын төзүне күздә тота.
“Бүгенге көндә “Түбән Кама Нефтехим”ААҖндә 600 мең тонна пластмасса җитештерелә. Аның базасында без кече һәм урта бизнесны үстерәчәкбез, - дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов. – “Түбән Кама Нефтехим”да җитештерелгән пластмассаларның 30 процентка якынын Татарстанда эшкәртүне тәэмин итү – бик амбицияле бурыч”.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин хәбәр иткәнчә, 2014 елга кадәр “Түбән Кама Нефтехим” ААҖен үстерү программасына инвестицияләр 22 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш. В.Бусыгинның сүзләренә караганда, инвестиция программасының төп бурычы – каучук җитештерүне елына 750-800 мең тоннага (хәзер ул 400 мең тонна тәшкил итә) җиткерү.
2010 елда этилен җитештерү күләме 600 мең тоннага кадәр артырга тиеш, альфа-олеиннар заводын төзекләндерү эшләре башланып китәчәк. АБС-пластик җитештерү күләме 70 мең тонна тәшкил итәчәк.
Җитештерүне үстерү буенча гамәлгә ашыру күздә тотылган планнарга бәйле рәвештә, “Түбән Кама Нефтехим” чимал базасын киңәйтү юнәлешендә дә эшли.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры хәбәр иткәнчә, предприятиегә “ТАНЕКО” заводыннан нефть эшәртү продуктлары китерү турында килешү төзелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестиция программасын гамәлгә ашыру өчен акча җәлеп итү буенча “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең мөмкинлекләрен шәрехләде. “Бизнес-план формалаштыру, акча җәлеп итү буенча алда бик зур эшләр тора, әмма безнең финанс хәле икеләнүләргә урын калдырмый, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Кичә без банкрот булсак, бу безнең гаеп түгел – икътисади вәзгыять шундый иде. Бүген вәзгыять тотрыклы төс ала һәм барысы да яхшы булачак. Без барлык финанс институтлары белән хезмәттәшлек итәргә, элемтәләр булдырырга һәм алар алдындагы үз йөкләмәләребезне үтәргә әзер”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot