news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Түбән Кама Нефтехим"ның Директорлар советы башкарма дирекция эшчәнлегенә уңай бәя бирде

"Түбән Кама Нефтехим"ның Директорлар советы башкарма дирекция эшчәнлегенә уңай бәя бирде

(Казан, 1 февраль "Татар-информ", Илисә Ганиева). Бүген "Түбән Кама Нефтехим комбинаты" ААҖнең Директорлар советында комбинатның 2004 ел финанс-хуҗалык эшчәнлегенә якынча йомгаклар, полистирол производствосының беренче чираты эше һәм икенче чираттагы завод төзелеше, шулай ук чимал белән тәэмин итү проблемалары буенча фикер алышынды.

Химкомбинат 2004 елда 31,6 миллиард сумлык тауар продукциясе җитештергән. Производство үсеше 4,7 процент тәшкил иткән. Бер елда 50 мең тонна куәтле полистирол производствосы 2003 елда гамәлгә кертелгән. 2005 елда заводның тагын 50 мең тонна чыгара торган икенче чиратын файдалануга тапшыру ниятләнә. Бу көннәрдә "Түбән Кама Нефтехим комбинаты" ААҖ генераль директоры Владимр Бусыгин полистирол базарына бик катлаулы, әмма перспективалы дип бәя бирде. Комбинат 2004 елда әлеге продукцияне планлаштырылган 40 мең тонна урынына 48 мең тонна чыгарган. Әлеге күләмнең 80 проценты эчке базарда сатылган.

Директорлар советы 2004 ел йомгаклары буенча, башкарма дирекция эшчәнлегенә уңай бәя биргән, продукциянең яңа маркаларын үзләштерү буенча полистирол заводы коллективы эшен уңышлы һәм заводның икенче чираты төзелеше барышын график буенча бара, дип тапкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100