Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Түбән Кама Нефтехим” директорлар советы 2007 елга финанс планы һәм җитештерү программасын тикшерде
“Түбән Кама Нефтехим” директорлар советы 2007 елга финанс планы һәм җитештерү программасын тикшерде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Кичә “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов җитәкчелегендә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, директорлар советы 2007 елга финанс планы проектын, инвестицияләр планын һәм җитештерү программасын, чимал белән тәэмин ителеш мәсьләләрен хәл итү барышы, капиталь ремонт уздыру нәтиҗәләре һәм кыш көне эшләргә әзерлек, алданрак кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшергән.
Совет әгъзалары киләсе елга финанс планы проектлары, инвестиция планнары һәм җитештерү программасы турындагы мәгълүматны игътибар үзәгенә алдылар. Проектлар кисәтүләрне истә тотып эшләнеп бетереләчәк һәм агымдагы елның ноябрь аенда директорлар советына раслау өчен тәкъдим ителәчәк. Директорла советы капиталь ремонтлар уздыру нәтиҗәләрен канәгатьләндерерлек дип тапты. Утырышта шулай ук акционерлык җәмгыятендә кышкы шартларда эшләүгә әзерлек тулы күләмдә башкарылган һәм коммерция хезмәте производствоны чимал белән тәэмин итү буенча аңа тапшырылган бурычны үтәгән дип билгеләп узылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз