news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Түбән Кама нефтехим”чиста табышның 30 процентын 2008 ел өчен дивидентлар түләүгә юнәлдерә
Аның күләме 567 млн. сум
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). “Түбән Кама нефтехим” җәмгыяте бүген тотрыклы эшли, икътисади кризис тәмамланганнан соң да без аңа зур исәп тотабыз”. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген “Түбән Кама нефтехим” акционерларының еллык җыелышында ясаган чыгышында әнә шулай дип белдерде.
Акционерларның гомуми җыелышында 2008 ел өчен хисап, бухгалтерлык хисабы расланды. Акционерлар шулай ук җәмгыятьнең табышын бүлү, шул исәптән 2008 ел өчен дивидентлар түләү хакында карар кабул итте. Бүгенге еллык җыелышта “Түбән Кама нефтехим” ААҖ Директорлар Советының яңа составы да сайланды.
Төп хисап доклады белән чыгыш ясаган генераль директор Владимир Бусыгин сүзләренә караганда, узган ел “Түбән Кама нефтехим” 70 млрд. сумнан артык суммага товар продукциясе җитештергән. Продукция сатудан 70,9 млрд. сумлык керем алынган. Бу, йөкләмәнең 7,7 млрд. сумга арттырып үтәлүе турында сөйли.
Предприятиене үстерү һәм реконструкцияләү эшләре нәтиҗәсендә, җәмгыятьнең чиста активлары үскән. 2000 елда аның күләме 13,4 млрд. сум булса, 2008 елның 31 декабренә 28,5 млрд. сумга җиткән. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләренә килгәндә, узган ел аның күләме 5,7 млрд.сум тәшкил иткән. 2008 елда компаниянең табышы 7,495 млрд. сум, чиста табышы- 1,763 млрд. сум булган. 2009 елның 1 гыйнварыннан табышка салым ставкасының 24 проценттан 20 процентка төшүе нәтиҗәсендә, чиста табыш 126,4 млн. сумга арткан.
Генераль директорның икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Әхмәтовның чыгышы чиста табышны бүлү хакында иде. Аннан аңлашылганча, чиста табышны берничә юл белән бүлү тәкъдим ителә. Аерым алганда, аның 1,3 млрд. сумын кредитларны каплау өчен, 567 млн. сумын дивидентлар түләүгә тоту карала. Акционерлар моны хуплап тавыш биргән.
“Түбән Кама нефтехим” акционерларының еллык гомуми җыелышы тәмамлангач, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, “Түбән Кама нефтехим” ның Директорлар советы рәисе Альберт Шиһабетдинов, генераль директор Владимир Бусыгин матбугат конференциясе үткәрде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot