news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең профсоюз оешмасы Татарстанның Профсоюзлар федерациясе дипломы белән бүләкләнгән

"Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең профсоюз оешмасы Татарстанның Профсоюзлар федерациясе дипломы белән бүләкләнгән

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ профсоюз оешмасы яшьләр оешмаларында иң яхшы эш оештыру смотр-конкурсында беренче урынны алган өчен Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе дипломы белән бүләкләнгән.

"Түбән Кама Нефтехим" ААҖдә яшьләргә зур игътибар бирелә: предприятиедә яшьләр хәрәкәте, фәнни-техник һәм үзешчән сәнгать, спорт үсеше өчен программа эшләнгән һәм генераль директор Владимир Бусыгин тарафыннан расланган.

"Түбән Кама Нефтехим" ААҖ хакимияте һәм профсоюз комитеты ел саен үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләр, мәдәният һәм спорт чаралары үткәрүгә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны эзләү һәм күмү белән шөгыльләнүче яшьләр отрядына ярдәм итү өчен 3 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелә.

Профсоюз Федерациясенең тагын биш дипломы белән (икесе беренче дәрәҗәдәге) смотр-конкурсына йомгак ясау белән бергә үткәрелгән республиканың эшче яшь үзешчәннәр фестивалендә нефтехимиклар чыгышы билгеләп үтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100