news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең полистироллар җитештерү заводына 10 ел тулды

Эшли башлаганнан бирле заводта 778 мең тонна полистирол җитештерелгән

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Моннан 10 ел элек, 2000 елның августында, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ тарихында яңа сәхифә ачыла – полимерлар җитештерә торган тәүге завод төзү турында карар кабул ителә. Өч елдан соң Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында тантаналы шартларда заводның беренче чираты сафка баса.
Заводның икенче (2005) һәм өченче чиратларын (2008) файдалануга тапшырганнан соң “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ Россиядә поистироллар җитештерүче эре предприятиегә әверелә. Эшли башлаганнан бирле заводта 778 мең тонна полистирол җитештерелгән.
Киләчәктә заводта яңа проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла – биредә АБС-пластиклар һәм күбекләнүче полистироллар җитештерә башлаячаклар, дип хәбәр итә бүген “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең матбугат хезмәте.


 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100