news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ Директорлар советы 2009 елның 9 аендагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Продукцияне сату планы 115 процентка үтәлгән. Компаниянең чиста табышы 730 миллион сум тәшкил иткән

(Казан, 26 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген Түбән Камада “ТАИФ” ААҖ генераль директоры, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең Директорлар советы рәисе А.Шиһабетдинов рәислегендә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Хисап чорында 40,3 миллиард сумлык тауар продукциясе җитештерелгән, бу планлаштырылган дәрәҗәдән 17,3 процентка артып китә. Продукцияне сату планы 115 процентка үтәлгән. Компаниянең чиста табышы 730 миллион сум тәшкил иткән.
Директорлар советы 2006–2010 елларга исәпләнгән энергия саклау программасын; энергия саклауның ышанычлылыгын арттыруга юнәлдерелгән оештыру–техник чараларны; “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең электр җиһазлары һәм пар–җылылык белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү, яңарту, ремонтлау һәм алыштыру программаларын гамәлгә ашыруны канәгатьләнерлек дип тапты. Предприятиедә 66 энергия саклау чарасы гамәлгә ашырылган, аларның икътисади нәтиҗәсе 1,4 миллиард сумнан артык тәшкил иткән.
Директорлар советы 2009 елның 9 аенда башкарылган кризиска каршы программалар һәм чараларны гамәлгә ашыру буенча башкарма дирекциянең эшен хуплады һәм кризиска каршы программа нигезендә кабул ителгән үзкыйммәтне киметү эшен дәвам итәргә тәкъдим итте.
Директорлар советы Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы предприятиеләрендә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ заказларын урнаштыру мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карады һәм үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалау хакында карар кабул итте.
Утырышта шулай ук “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең финанс–хуҗалык эшчәнлегенә бәйле кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышынды.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100