news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама муниципаль районында уртача гомер озынлыгы 75,5 яшь тәшкил итә

2020 елда Түбән Кама шәһәре һәм районда халык саны 276 326 кеше тәшкил итте.

Түбән Кама муниципаль районында уртача гомер озынлыгы 75,5 яшь тәшкил итә
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районында бүгенге көндә уртача гомер озынлыгы 75,5 яшь тәшкил итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Түбән Камада 2024 елга көтелгән гомер озынлыгы 78 яшь тәшкил итәргә тиеш, 2030 елга — 80 яшь», — диде хисап сессиясендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин.

Айдар Метшин шулай ук ир-атлар арасында медицина профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Гомер озынлыгы 75,5 яшь булуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар гомере озынлыгында 9 ел аерма саклана.

2018 елда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы — 78,9 яшь, ир-атларның 69,5 яшь булган. 2019 елда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы — 79,1 яшь, ир-атларның 70,3 яшь булган. 2020 елда хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы  — 80,3 яшь, ир-атларның 70,3 яшь.

2020 елда Түбән Кама шәһәре һәм районда халык саны 276 326 кеше тәшкил итте. 


news_right_1
news_right_2
news_bot