news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түбән Кама» милли паркында яшәүче каракош оясыннан онлайн-трансляция карап була

«Каракошлар бала чыгарды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аларга Айдар һәм Айгөл исемнәре кушылды», – ди орнитолог Ринур Бекмансуров.

«Түбән Кама» милли паркында яшәүче каракош оясыннан онлайн-трансляция карап була
https://minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Әлмәт районындагы Aquila heliaca токымлы каракош оясыннан онлайн-трансляция дәвам итә. Проект Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һ. б. ярдәмендә «Түбән Кама» милли паркында гамәлгә ашырыла.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, проектның максаты — зур ерткыч кошларның популяциясен саклап калу, кеше тарафыннан техноген рәвештә үзләштерелгән урыннардагы һәм халык тыгыз урнашкан җирләрдәге тигез киңлекләрдә тереклек итүче каракошлар тормышы турындагы мәгълүматларны тарату.

«Каракошлар бала чыгарды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аларга Айдар һәм Айгөл исемнәре кушылды. 10 июльдә туры эфирда кош балаларына боҗралар киерттеләр. Айдарның уң аягын — АА-0481-8Е номерлы көмеш боҗра, ә сул аягын Н-481 номерлы ике төсле боҗра бизәп тора. Айгөлдә дә шуңа охшаш бизәкләр бар. Аның уң аягына — АВ-0423-2Е, сул аягына — В-423 номерлы боҗра киертелде», — ди проектның җитәкчесе, орнитолог, «Түбән Кама» милли паркының табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров.

Татарстандагы каракош оясыннан трансляцияне карау өчен сылтамалар:

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100